Игенчеләр чәчү тәмамланганнан соң хезмәт хакы алды.
Авыл хезмәтчәннәре чәчүдән соң тыннарын алырга да өлгермәделәр, тагын бер җаваплы чор килеп җитте. Шушы көннәрдә техника яңадан басуга чыгачак - терлек азыгы әзерләүгә.
Соңгы елларда - чәчү булсынмы, терлек азыгы әзерләүме, урак өстеме - район хуҗалыклары һәм фермерлар алдан әзерлекне җентекләп алып баралар. Чираттагы кампаниягә һәм районда иң зур булган "Нәүрүз" җәмгыяте хезмәтчәннәре җитди әзерләнделәр.
- Яңа елдан соң күп запас частьләр килде. Шуңа күрә техниканы ремонтлау проблемалары булмады диярлек. “Хорш пронта” чәчү комплексында Азат Фәррахов белән бергә 1600 гектарда бөртекле культуралар чәчелде. Өч ел инде туфракны үзе эшкәртә торган әлеге техникада эшләсәләр дә, чәчүнең иң яхшы нәтиҗәсе быел булды, - дип шатлыгы белән уртаклаша Яңга Аулның иң тәҗрибәле механизаторы Миндар Харисов.
Чәчү тәмамлангач, хезмәт хакы да алдык инде.
ПОДРОБНЕЕ КҮРСӘТКЕЧЛӘРНЕҢ 26 МАЙДА КҮРСӘТКЕЧЕ,
Район буенча хәзерләргә кирәк:
Печән - 6 мең тонна
Сенаж - 38 мең тонна
Көч - 34,5 мең тонна