Балалар яшәү һәм ял итү шартлары белән таныштылар.
Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов белән "Ласка" приютында булды. Бу хакта Ленар Фәридович үзенең телеграм-каналында https://t.me/lenarnurgaynov хәбәр итте.
"ТР Дәүләт Советы депутаты Зарипов Айрат Ринат улы белән бергә Кызыл Бордагы "Ласка" социаль приютында булдылар.
Балаларның яшәү һәм ял итү шартлары белән таныштылар, шушы көннәрдә ачылган балалар мини-ательесында туклану һәм алга таба уңышлы эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Егетләрнең үзләре белән дә аралаштык - сез барыгыз да зур егетләр!
Аерым рәхмәт сүзләрен приют хезмәткәрләренә, алар мәхәббәт, кайгырту гына түгел, әйләнә-тирә мохитне дә үзгәртә, аны барлык балалар өчен дә уңайлы итә", - дип язды ул.