Җәйге чорда Әгерҗе районында 500 дән артык бала җәйге лагерьларда ял итәчәк

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары 1 июньнән эшли башлый


2023 елның җәйге чорында Әгерҗе муниципаль районында 4 мәктәп яны лагере, авыл мәктәпләре базасында 7 хезмәт һәм ял лагере һәм Красный бор авылында “Алмалы” 1 стационар лагере эшләячәк.

Мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары 1 июньнән эшли башлый. Смена 21 көн дәвам итәчәк. Мәктәп лагерьларында Әгерҗе шәһәренең 400 укучысы, хезмәт һәм ял лагерьларында 100 авыл укучысы ял итәчәк.

«Алмалы» лагере 2 сменада эшләячәк (1 смена - 30 июньнән 17 июльгә кадәр, 2 смена - 21 июльдән 7 августка кадәр) һәм Әгерҗе шәһәренең 180 баласын кабул итәчәк. Шуларның 20 се авыр тормыш вәзгыяте булган гаиләләрдән.

Шулай ук 45 бала Мамадыш шәһәренең палаткалы лагеренда ял итәчәк, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән 40 бала Татарстан Республикасы һәм Марий Эл лагерьларында ял итәчәк.

Минзәлә районының палаткалы лагеренда Әгерҗе районыннан 51 бала ике сменада катнашачак: 1 смена - 26 июньнән 1 июльгә кадәр, 2 смена - 16 июльдән 22 июльгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International