Эшләр график буенча бара.
Төзелеш бүлеге белгечләре район үзәк хастаханәсендә эшләрнең барышын тикшерделәр. Эшләр график буенча бара, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, элек башкарма комитет җитәкчесе Ленар Нургаянов үзенең телеграм-каналында (https://t.me/lenarnurgaynov) район хастаханәсендә өлешчә капиталь ремонт башлануы турында хәбәр итте. Бу максатларга 49 млн сум акча бүленгән.
Стационар, акушерлык бүлеге һәм хуҗалык-көнкүреш биналары түбәләрен алыштыру, подвалда инженерлык челтәрләрен гидроизоляцияләү һәм ремонтлау эшләре башкарылачак.
Җитәкче 15 августка кадәр эшләрне тәмамларга кушты.