Спартакиаданың көмеш призерлары булдылар

2023 елның 3 июне, шимбә

Командага Диплом һәм Кубок тапшырылды.

“Өченче яшь” пенсионерларының XIII республика спартакиадасында Әгерҗе халкы икенче урынны яулады.

Алар өстәл теннисында, җиңел атлетика, йөзү, дартс, пулялы ату, катнаш эстафетада ярыштылар. 

Җиңел атлетикада ветеран-спортчы Людмила Тукмачева I урынны яулады, Дмитрий Петров III урында иде. Дартста Нина Бердова III урынга лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Әгерҗелеләр - 29 команда арасында II урында.

Командага Диплом һәм Кубок тапшырылды. “Активлык, җитезлек, чыдамлык, төгәллек кебек кыйммәтле сыйфатларга ия булган команда вәкилләренә зур рәхмәт!” - дип билгеләп үтте пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Любовь Бодрицкая.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International