Әгерҗедә Сабантуйга бүләкләр җыю башлана

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Бәйрәм 11 июньдә Ипподромда узачак.

6 һәм 7 июньдә 17:00 сәгатьтән Әгерҗедә татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бүләк җыю узачак. Бәйрәм үзе 11 июньдә Ипподром территориясендә узачак.

Татар халкының борынгы гореф-гадәтләре буенча мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан халыктан түбәндәге адреслар буенча бүләкләр җыю оештырыла:

6 июнь
шәһәрнең аскы өлеше Ленин, Киров, Шәралапов, Таҗи Гыйззәт, Яшьләр, Көнчыгыш, Муса Җәлил, Кызыл, Татарстан, Пугачев, Партизан урамнары.


шәһәрнең өске өлеше - Гагарин, Максим Горький, Чапаев, Островка, Димитров, Г. Камал, Чехов, Калинин урамнары.


7 июнь
шәһәрнең аскы өлеше - Азина, Кунгуров, Казан, М.Амур, Вахитов, Толстой, Завод урамнары.


шәһәрнең өске өлеше - Кызыл Армия, Колхоз, Крестьян, Карл Маркс, Нариманов урамнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International