Бу хакта Әгерҗе районы башкарма комитетының БДД буенча комиссиясе хәбәр итә
Дүшәмбе көнне, 5 июньдә, исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тотылган Лукин Н.А. эше буенча суд утырышы булды, бу хакта Әгерҗе районы башкарма комитетының БДД буенча комиссиясе хәбәр итә.
Суд аңа 1 елга һәм 6 айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф чыгарды.
Әгерҗе районы башкарма комитетының БДД комиссиясе материаллары буенча