Химия һәм әдәбият буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
Бүген, 8 июньдә, әдәбият буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. 2 нче мәктәп тәмамлаган Рябкова Мария әдәбият буенча иң югары бәяне - 100 баллны алды.
- Маша - зур акыллы, эшчән, үҗәт һәм максатчан кыз. Әле ул әдәбиятны бик ярата һәм барысында да "асылына барып җитәргә" тырыша, - ди рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Костенкова.
Шулай ук бу предмет буенча югары баллчылар арасында - Гыйльманова Алина, ул 91 балл җыйды.
Бүген район чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча БДИ яздылар, балаларга чит телне, биологияне һәм информатиканы тапшырасы калды.