Авыл Сабан туйларын артистлар кыздыра
10 июньдә авылларда милли бәйрәмебез Сабан туе гөрли. Аларда татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясый.
КЫРЫНДЫ авылы
10.00-20.00 сәгатьләрдә – Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, эстрада артистлары Гүзәлия, Артур Минһаҗев, Динара Рәхимова, Булат Гыйләҗев.
КӨЧЕК авылы
10.00-20.00 сәгатьләрдә – татар эстрадасы артистлары Бәширә Насыйрова, Зөлфәт Зиннуров, Айгөл Сәйдәшева.
САЛАГЫШ авылы
10.00-24.00 сәгатьләрдә якташыбыз, танылган алып баручы Ләйсән Гыйльметдинова, җырчы Ләйсән Сөнәгатова, ди-джей Айрат Мусин.
ИСӘНБАЙ авылы
11.00-17.00 сәгатьләрдә Уфадан җырчы Нияз Шәйнуров һәм аның төркеме.
ТӘБӘРЛЕ
10.00-16.00 сәгатьләрдә җырчылар Радик Сәфәров һәм Светлана Тимуршина.
ТИРСӘ
10.00-16.00 Әгерҗедән җырчы Вазих Сафиуллин җитәкчелегендәге төркем.
ИЖ-БУБЫЙ авылы
20.00-23.00 сәгатьләрдә Ижаудан җырчы Гүзәл Гәрәева 80нче еллар дискотекасы уздыра
ШАРШАДЫ
10.00-14.00 Чаллыдан артистлар килүе көтелә.