Тауҗамал авылында милли бәйрәмебез Сабан туе узды.
Узган ялларда Удмуртиянең Тауҗамал авылында милли бәйрәмебез Сабан туе узды.
Анда Әгерҗе спорт мәктәбе көрәшчеләре дә бил алышты. 12 яшьлекләр арасында Булат Минханов – беренче, 18 яшькә кадәргеләр арасында Эльфир Шәрәфетдинов икенче урын алды.
