Әгерҗе районы Иҗтимагый советы хәбәр итә
9 июньдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Иҗтимагый палатада каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.
Әгерҗе районының иҗтимагый советы республика халкы сорауларына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе, «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәкләрен хәбәр итә.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү бүлмәсе аша 9 июньдә 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm һәм “кайнар линия” телефоны буенча кабул итү көнендә 8(800)350-44-72.