Әгерҗе районында “Сабантуй” бәйрәмен үткәрү турында карар кабул ителде

2023 елның 10 июне, шимбә

Предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә рекомендацияләр бирелде


“Сабантуй” татар милли бәйрәмен үткәрү турында” Татарстан Республикасы Раисаның 2023 елның 19 апрелендәге 247 номерлы Указын үтәү йөзеннән “Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезендә Әгерҗе муниципаль районында “Сабантуй-2023” татар милли бәйрәмен бәйрәм итү турында карар чыкты.

Документ нигезендә бәйрәм үткәрү күздә тотыла:


              - 2023 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләрендә;
        - 2023 елның 11 июнендә Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәрендә (Ипподром).

Карар белән расланды:
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында «Сабантуй-2023» татар милли бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты составы;
       - Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында “Сабантуй - 2023” татар милли бәйрәмен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планы;
       - Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында “Сабантуй - 2023” татар милли бәйрәме чараларын үткәрү программасы
       - Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләрендә татар милли бәйрәме «Сабантуй» үткәрелү графигы.

Әгерҗе муниципаль районының предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый берләшмәләре, җирлек башлыклары җитәкчеләренә “Сабантуй-2023” татар халык бәйрәмен әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашырга тәкъдим ителде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә бәйрәм чаралары вакытында юлларда җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү йөкләнде, "Әгерҗе үзәк район хастаханәсе" - массакүләм чараларда катнашучыларга медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International