Алар өчен иң мөһиме - үзеңне кирәкле итеп тою.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә "Өмет" ел башында "менталь тайпылышлар белән эшләү" республика проекты старт алды. Психик тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән бу башлангычны үзәккә егермедән артык агрызчы җәлеп иткән.
- Проект 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләрне колачлый һәм интелектуаль үсештә тайпылышлар булган инвалидлар өчен билгеләнгән. Безнең алда торган беренче бурыч - аларның көндәлек тормышта җайлашуы, элементар гамәлләргә өйрәтү, - ди үзәк директоры Ольга Еремина. - Проектны гамәлгә ашыру өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм анда эшләүче педагоглар һәм психологлар җавап бирүгә карамастан, без барыбыз да бу катлаулы эштә катнашабыз.
Ел башында үзәккә 5-6 кеше килгән булса, бүген аларның саны 22 гә җиткән.
- Әгерҗе зур түгел бит. Кемнедер үзләре чакырганнар, кемдер проект турында үзе ишеткән. Мәсәлән, без урамда бер егетне еш күрдек. Аның чиркәүгә йөрүе, әткәй белән аралашырга яратуы безгә билгеле иде. Беркадәр вакыттан соң аны шулай ук үзәккә чакыралар. Дөрес, ул бөтен шөгыльгә йөрми. Ләкин анда катнашырга теләгәч, безнең бина янына килеп, тәрәзә янындагы эскәмиягә утыра. Без аны күрәбез һәм бинага кертәбез.
Кыскасы, кемдер үзе үзәккә килә, кемнедер якыннары озата бара. Тагын өч инвалид өйләренә үзләре килә.
ПОДРОБНЕЕ КҮРСӘТКЕЧЕ. 22 нче номерда 2023 елның 9 июлендә