"Тоннель" операциясе узачак
Иртәгә, 14 июньдә, Әгерҗе районы территориясендә "Тоннель" машина йөртүчеләрен массакүләм тикшерү чаралары узачак.
- Рейдның төп максаты - аек булмаган машина йөртүчеләрне ачыклау, балаларны тотып тору җайланмаларыннан башка йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау һәм хәвефсезлек каешын куллану кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау, - дип аңлаттылар районның ЮХИДИ бүлегендә.
Автоинспекторлар һәр сәфәр алдыннан автомобильчеләргә барлык кирәкле документларның һәм аларның гамәлдә булу срокларын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.