Уеннар Стадионда уза.
Әгерҗе шәһәрендә яшьләр кубогына мини-футбол уеннарына старт бирелде. Инде бүген, 15 июньдә, беренче матчлар узачак.
16.00 сәгатьтә кырга "Легион" ФК һәм "Пахтакор" ФК юниорлары чыгачак, 17.00 сәгатьтә "Спутник" ФК - "Торпедо" ФК. 18.00 сәгатьтә "ТЧэ-15" - "Ветераннар" командалары уйнаячак.
Җиңүчеләрне бүләкләү гадәттәгечә Яшьләр көнендә узачак.