Укучылар очрашуга бик сөенделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
"Белем" акциясе кысаларында "Яшьләр үзәге" МБУ хезмәткәрләре Герой" китабында Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәптә әле күптән түгел генә армиядән кайткан кече сержант Рәхмәтуллин Артур Альберт улы белән патриотик очрашу уздырдылар.
Артур мәктәп яны лагерында укучыларга армия тормышы, авырлыклар һәм ял итү турында сөйләде. Әңгәмәдән соң акциядә катнашучылар «Кем минем өчен Герой?» дигән исем астында стена газеталары ясауга керештеләр.
Укучылар бу очрашуга бик сөенделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Артур 3 нче мәктәпне тәмамлаган һәм активист, шуңа күрә очрашу тагын да дустанә атмосферада узды.