Июнь сынамышлары

2023 елның 16 июне, җомга

24 июньдә томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар

18 июньдә үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
20 июньдә эссе булса, арыш уңар.
21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Яшен дә яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
23 июньдә салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.
24 июньдә томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
26 июньдә бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июньдә бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.
28 июньдә иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International