Сарапул Сабан туенда пьедесталга күтәрелделәр

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Әгерҗе көрәшчеләре призлы урыннар алдылар.

Әгерҗе спорт мәктәбенең көрәш секциясендә шөгыльләнүче яшүсмерләр Сарапул шәһәрендә узган Сабан туенда катнаштылар. Алар көрәш бәйгесендә призлы урыннарга ия булдылар. 

Әгерҗедән Эльфир Шәрәфетдинов 18 яшькә кадәргеләр арасында икенче урын алды. Булат Минханов – 14 яшькә кадәргеләр арасында өченче урында. 

Тренерлары – Рамил Шәрәфетдинов.

Тулырак: https://agryz-rt.ru/news/yashaesh/sarapul-saban-tuenda-pedestalga-kutareldelar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International