Аделина Матвеева “Чеберина” конкурсында 2 нче урынны алды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Алты кыз һәм дүрт егет финалда катнашты.

Әгерҗе районыннан Аделина Матвеева “Чеберина” конкурсында 2 нче урынны яулады. Төп чибәр һәм баш батырны Кукмара районында "Гырон Быдтон" удмурт мәдәнияте бәйрәмендә сайладылар.

Алты кыз һәм дүрт егет үзләрен берничә номинациядә күрсәттеләр.

«Чеберина но Батыр» конкурсының финал этабында алты кыз һәм дүрт егет катнашты. Алар үзләрен берничә номинациядә күрсәттеләр.

Кызлар арасында беренче урынны - Михайлова Дина (Балтач районы), икенче урынны - Матвеева Аделина (Әгерҗе районы), өченче урынны - Бекташева Алина (Кукмара районы) алды.

Егетләр арасында беренче урынны - Трофимов Андрей (Кукмара районы), икенче урынны - Петров Кирилл (Мамадыш районы), өченче урынны - Артемьев Иван (Кукмара районы) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International