Фәрит Мөхәммәтшин Тамара Николаевага “ТАССР ның 100 еллыгы” медален тапшырды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Медаль тапшыру турындагы Указны Рәис Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов үзенең телеграм-каналында яхшы хәбәр җиткерде. Ул хәбәр иткәнчә, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Николаева Тамара Сергеевна Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде.

Медальне тапшыру турындагы Указны Татарстан Республикасы Президенты Рәис Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

Бәйрәм тантанасында медальне Кукмарада Гырон Быдтон Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга тапшырды.

"Котлыйм һәм барлык район халкы исеменнән уңышлар телим! Бу бүләк алдагы җиңүләргә этәргеч булсын!" - дип уртаклаша Ленар Фәридович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International