Ленар Нургаянов алдынгыларга рәхмәт белдерде.
Бүген хакимиятнең актлар залында "Эшлекле сишәмбе" узды. Киңәшмә барышында тантаналы бүләкләү булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов алдынгыларга рәхмәт белдерде.
Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Николаева Тамара Сергеевна Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ТАССР мәгарифенә 100 ел” медале белән бүләкләнде.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын 1 нче дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән 1нче гимназия укучысы Эльвира Никашева “Минем гаиләм - минем байлыгым” темасына Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән рәсем конкурсында җиңү өчен 1 нче гимназия укучысы Эльвира Никашева бүләкләнде.
Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән Юминова социаль хезмәте ветераны Татьяна Викторовна бүләкләнде.
Халыкны социаль яклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автономияле учреждениесе машина йөртүчесе Шакиров Илнур Наил улы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең Мактау грамотасы белән башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенең баш белгече Башарова Любовь Николаевна бүләкләнде.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән Яңа Бизәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәтхуллина Гөлшат Ринат кызы бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм районның мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Тарих һәм мәдәни мирас музееның музей әйберләрен саклаучы Диләрә Александровна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Андреева Ирина Евгеньевна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.