Осталыкны сыный торган бәйге Тукай районында уза
Бүген Тукай районында “Иң яхшы сыер савучы“ бәйгесе уза.
Анда “Нәүрүз“ ширкәте сыер савучысы Гөлсылу Сәйфетдинова осталыгын күрсәтә. Гөлсылуның терлекчелек тармагында 16 еллык хезмәт стажы бар. Ул башка районнардан килгән хезмәттәшләре белән теоретик сорауларга җавап бирә, саву аппаратын сүтеп-җыю ярышында сынала. Райондашыбызга уңышлар телибез!