Истәлек акциясе бүген Әгерҗе шәһәрендә Җиңү мәйданында узачак

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бөтен Россия территориясендә «Минута молчания» акциясе узачак


22 июньдә 10.00 сәгатьтә Әгерҗедә Җиңү мәйданында истәлек акциясе узачак, 10.30 сәгатьтә Братский кабере янындагы иске татар зиратында чәчәкләр салыначак, шул ук көнне 20.30 сәгатьтә Җиңү мәйданында район җитәкчеләре, учреждение, оешма, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм битараф булмаган халык катнашында "Хәтер нуры" акциясе узачак. Барысын да чакырабыз!

Шулай ук 2023 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә искә алу һәм кайгы көнендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендә «Минута молчания» бөтенроссия акциясе узачак.

Бөтен ил буйлап 12:15 минутта тормыш бетә. Кешеләр 20 гасырдагы иң канкойгыч сугышны кичергән туганнары һәм якыннарын искә төшерәчәк.


Барысын да кушылырга чакырабыз!

0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International