Шикле эчтәлектәге барлык шалтыратуларга да игътибар итмәскә кирәк!
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге мошенниклык фактлары яңадан ешаюы турында хәбәр итә. Аферистлар өлкән яшьтәге кешеләргә шул исәптән шәһәр телефоннарына күз яше белән трубкага туганнары исеме астында елап шалтыраталар яки полиция хезмәткәрләре исеменнән әңгәмәләр алып баралар һәм курьер килгән акчаларны сорыйлар.
Билгеләп үтелгәнчә, Әгерҗе буенча да бик күп шалтыратулар килгән, хәтта кырыгалдарларның зур суммалар тапшырган корбаннары да бар. Үзегезне алдарга ирек бирмәгез!
Әгәр сезгә туганыгыз шалтырата һәм күз яшьләре белән матди ярдәм күрсәтүне сорый икән, ашыкмагыз һәм вәзгыятьне анализлагыз. Аңлату әңгәмәләре үткәрү максатыннан, үзегезнең хезмәткәрләрегезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга - бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр белән мәгълүматны җиткерүегезне сорыйбыз. Бу хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк санда кешеләр җибәрегез.
Шикле шалтыратулар килгән очракта, 102 яки 8 (85551) 2-25-41 телефоннары буенча полиция бүлегенә хәбәр итегез.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре шәһәр халкына мошенниклык очракларын булдырмас өчен, туганнарына һәм якыннарына таныш булмаган телефон номерыннан шалтырату очрагында нишләргә кирәклеге турында хәбәр итәргә кирәк, дип искә төшерә. Бу темага сезнең якыннарыгыз белән профилактик әңгәмә үткәрегез, аларга гади кагыйдәне аңлатыгыз:
мондый эчтәлектәге барлык шалтыратуларны да ИГНОРИР ясарга кирәк. Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә очрамагыз!