“Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе хезмәт коллективлары арасында призлар уйната

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Күңелле яңалык


2023 елның икенче яртыеллыгына район басмасына язылу тәмамлануга якынлаша. Исегезгә төшерәбез, хезмәт коллективларында газетага язылу - 444 сум.

Хезмәт коллективлары өчен күңелле яңалык та бар. Сезнең өчен без лотерея үткәрергә булдык. Җиңүчеләр өчен газета редакциясе өч призлы урын әзерләде - өч бүләк.

Узган чорның язылу кампаниясенә карата күрсәткечләрне саклап калган яки арттырган хезмәт коллективлары безнең уйнатуда катнашачак. Өч җиңүче гадәттәгечә ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда билгеләнәчәк


Акция вакыты - 2023 елның 1-30 июнендә. Акция сроклары, призлар саны, аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат - “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясендә (Әгерҗе хәбәрләре). Акцияне оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы редакциясе» («Әгерҗе хәбәрләре»). Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (85551) 22861, 22962.

Татмедиа Реклама, 16+  2VtzqvyMhYd

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International