Әгерҗе районы прокуратурасы 47 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 167 маддәсе 1 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (чит милекне аңлы рәвештә юк итү, шактый зыян китерү белән).
Судта ачыкланганча, 2023 елның 6 гыйнварында төнлә ир-ат исерек хәлдә Сарсак-Омга авылында үз өендә булган. Ир-ат бергә яшәүче хатын белән талашып, аның кәрәзле телефонын алган һәм өстәлгә ташлаган, ә соңыннан, 11 мең сумлык зыян китереп, аяклары белән таптаган.
Фигурнт үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 220 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Суд хөкеме законлы көченә керде.
Татарстан Республикасы Әгерҗе районы прокуратурасы.