Әгерҗедә бүген мәктәпне тәмамлаучыларның Йолдызлы балы уза

2023 елның 23 июне, җомга

БДИ буенча югары баллчылар аеруча билгеләп үтелде


Бүген Әгерҗе Үзәк мәйданында чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп белән хушлашу кичәсе уза.

Район мәктәпләрен тәмамлаган 92 укучы өчен бу кичә укытучыларга һәм ата-аналарга шатлыклы күзләр диңгезе, моңлы елмаюлар, дулкынлану һәм чиксез рәхмәт хисләре белән тулы. Алар арасында - 21 медалист!

Өлкәннәрне район җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады. Үз чыгышында Ленар Фәридович яшь әгерҗелеләрне районыбызда белгечләр көтеп торуын искәртте. Аның теләкләренә мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина да кушылды. Алар бәйрәмгә җыелучыларны шушы истәлекле көн белән җылы котладылар.

БДИ буенча югары балл җыючылар аеруча билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, рус теле буенча БДИда районның 12 укучысы 90 баллдан артык җыйды. 2 нче мәктәптән Татьяна Шутова 100 баллга имтихан тапшырды.

Шулай ук югары балларны Мария Рябкова (2 нче мәктәп) һәм Екатерина Маркитонова (Сарсак-Омга) алдылар - 97 балл, Камилла Саргсян (1нче гимназия), Адель Ниматов (4нче мәктәп), Энҗе Латыйпова (Исенбай), Рушан Закиров (Кадыбаш) - 95 балл, Аделина Шәймәрданова (2нче мәктәп), Ралина Хәбирова (Исәнбай), Кучулова Мария (2нче мәктәп) - 93 балл, Венера Садыйкова (4нче мәктәп), Камилә Ганиева (Исәнбай) - 91 балл алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International