Уңышны һәркем сынап карый ала иде!
24 июньдә Әгерҗе шәһәренең "Орешник" паркында Яшьләр көненә багышланган бәйрәм оештырылды. "Форпост" үзәге һәм "Ровесник" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре әлеге чарада хәйрия лотереясе үткәрү өчен җаваплы булдылар.
Уңышны һәркем сынап карый ала иде! Лотерея билетының бәясе 50 сум тәшкил иткән. Халык акциядә актив катнашты. Лотерея билетларын сатудан җыелган акчалар волонтерлык хәрәкәте координаторларына СВОда катнашучы якташларына ярдәм йөзеннән тапшырылган.