Әгерҗе мәйданчыгы Ижауда Сабантуй бизәге булды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Кунаклар самовардан тәмле үлән чәе белән сыйлана алдылар.


Әгерҗе мәйданчыгы Ижауда Сабантуй бизәге булды. Делегацияне Ленар Нургаянов җитәкләде.

Әгерҗе халкы ел саен күрше Удмуртиядә Сабантуй оештыруда актив катнаша.

Быел да безнең мәйданчык бик күп кунакларның җәлеп итү урынына әйләнде. Биредә бәйрәм азагына кадәр халык күп иде.

Кунаклар самовардан шифалы үләннәр һәм хуш исле үләннәр өстәлеп тәмле үлән чәе, шулай ук мичтә әзерләнгән борынгы рецепт буенча коймак белән сыйландылар. Күп кенә кунаклар, сый аларга балачактан онытылган тәмне хәтерләтте, дип билгеләп үтте.

Әлбәттә инде, борынгы чорга багышланган җыр, бию һәм спорт ярышларыннан башка булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International