Әгерҗе егете Олег Егоров “Профессионаллар” конкурсының сайлап алу этабында катнашачак

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Бөтен Әгерҗе студентка йодрык тота


Әгерҗе студенты Олег Егоров "Профессионаллар" конкурсының сайлап алу этабында катнашу өчен Новосибирскига китте. Бу хакта Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы хәбәр итә.

26 нчы июньнән 30 нчы июньгә кадәр Татарстан Республикасының "Профессионаллар" һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында җиңүчебез 2023 ("Вагоннарны хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау" компетенциясе буенча) Новосибирск транспорт технологияләре көллиятендә үз көчен сынап караячак.

Бөтен Әгерҗе безнең студентка йодрык тота. Без булдырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International