Россиядә мобиль элемтәгә тарифлар артырга мөмкин

2023 елның 30 июне, җомга

Россиянең иң зур элемтә операторлары ел саен тарифларны инфляциядән биш процентка югарырак күтәрүне яклый

Хакимият мобиль операторларның тарифларын арттырырга рөхсәт итәчәк, дип яза «Коммерсантъ» Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгындагы чыганакларга сылтама белән.

Газета мәгълүматлары буенча, Россиянең иң зур элемтә операторлары ел саен тарифларны инфляциядән биш процентка югарырак күтәрүне яклый. Мондый инициатива челтәрләрне тотрыклы эшләү өчен модернизацияләү кирәклеге белән бәйле, диелә материалда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International