Мондый елга без һәрвакыт әзер булырга тиеш
Терлекчеләр һәм шәхси хуҗалыклар кышка азык запасы булганда гына тыныч йоклый алалар. Әмма быелгы корылыклы җәй, кызганычка каршы, авыл халкы өчен тагын бер җитди сынау булды. Хәзер бөтен җирдә печән хәзерләү бара, эре хуҗалыкларда сенаж салу да бара, күпләрне бер сорау борчый: азык җитәрлек булырмы?
Экспертлар быелгы җәй 2010 ел сезонын кабатлый, диләр. Язын да, бүгенгә кадәр туфракны туендырырлык яңгырлар юк. Ә бу бөртекле һәм азык культураларының, күпьеллык үләннәрнең үсүенә тискәре йогынты ясый.
- Мондый елга без һәрвакыт әзер булырга тиеш, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. - Чөнки моның белән элек очраштык. Ел саен эре һәм фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар алдына 1,5-2 еллык запас белән азык әзерләү бурычын куябыз. Нәкъ шундый ел булды. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә район хуҗалыкларында печән запасы - 1,9 мең тонна, сенаж - 9 мең тонна, силос - 5 мең тонна.
- Эш бөтен җирдә алып барыла. Әмма беркемгә дә сер түгел, күпьеллык үләннәр быел 30 сантиметрга гына үсте, - дип дәвам итә Дилүс Гаскәрович. - Без терлек асраучылар барысын да әзерләп куйган азыкка һәм калган запаска гына өметләнмәскә чакырабыз. Кайда мөмкин булса, үләнне һәр җирдә: елга буенда, сазлыклы урыннарда, урман массивларында, элеккеге көтүлекләрдә чабыгыз. Мондый участоклар район территориясендә - ун мең гектар. Эре хуҗалыклар да, шәхси хуҗалыклар да терлекләрнең баш санын киметмичә кышка җитәрлек азык запасы белән керергә тиеш!