Районда элекке традицияне яңарттылар
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, басуларга барып, урак башлангач иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләде. Аларга акчалата премияләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Иң югары күрсәткеч – “Нәүрүз“ ширкәтеннән Рәис Баһаутдиновныкы. Ул 421 тонна ашлык суктырган.
Өлкән җир уллары белән бергә яшь комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре дә хөрмәтләнде. Алар – Салагыштан Марат Мөхәммәдиев крестьян-фермер хуҗалыгыннан Әмир Мөхәммәдиев, “Нәүрүз“ ширкәтеннән Илсаф Хуҗин, Ислам Зәйнуллин, Данияр Гыйльмегаянов.
Мондый бүләкләүләр алга таба да дәвам итәчәк.