Бөтендөнья сыйфат көне -2023

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне - ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә дөньяның күпилләрендә билгеләнә торган еллык чара. 2023 елда Сыйфат көне 9 ноябрьдәбилгеләнә. 2023 сыйфат атнасы 6-12 ноябрьгә туры килә.

Бөтендөнья сыйфат көне һәм Сыйфат атнасы "Россия - сыйфат билгесебулган ил"- девизы астында узачак.

Россиядә Сыйфат көнен 2016 елда билгеләп үтә башладылар. Чараныңмаксаты - кулланучылар базарында продукция сыйфаты һәм күрсәтелә торганхезмәтләр проблемасына игътибар җәлеп итүгә багышланган, халыкарасында мәгърифәтчелек эше үткәрү.

Сыйфат проблемасы - дөньяның алдынгы илләренең икътисадындагыөстенлекле проблемаларның берсе. Нәкъ менә сыйфат һәр предприятиедә, һәр тармакта, һәр ил эшчәнлегендә уңышка ачкыч булып тора.

Моннан тыш, хәзерге вакытта акция исемендәге "сыйфат" сүзен товарлар һәмхезмәт күрсәтүләр сыйфаты белән генә түгел, тормыш сыйфаты белән дәбәйлиләр, ул экология, аңлы куллану, социаль өлкә, традицияләр, сәламәттормыш итү рәвешенә бәйлиләр.

Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләталкогольинспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Яр Чаллыда һәм районнарда продукция иминлеге һәм сый фат олкәсендә халыкбелеме дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чаралар планлаштыралар.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International