Әгерҗе районында «Авыл яши» проекты сартуена
Татарстанда авылларны саклап калуга, карап тотуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Авыл яши - Авыл яши» пилот проекты старт алды. Аны гамәлгә ашырганда беренчеләрдән булып Әгерҗе, Балтач, Апас, Баулы районнары эшләячәк. Алга таба башкалар да кушылачак.
Әлеге проектның эчтәлеге район хакимиятендә авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, авыл активистлары, китапханәчеләр белән берлектә узган киңәшмәдә тикшерелде.
- Без авылның ашатуын яхшы беләбез. Авыллар яшәсә, без һәрвакыт икмәк белән булабыз, гореф-гадәтләребез һәм традицияләребез саклана, - дип башлады чыгышын ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев. - Проектның төп максаты авылларны ничек кенә булса да саклап калу.
Соңгы елларда Россиядә һәм Татарстанда авыл территорияләрен, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, яңа эшчәнлек башлаучы авыл кешеләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән уннарча программалар гамәлдә. Тик бу хакта күпләр әлегә хәбәр ителмәгән.
- Яңа программалар массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртыла, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар вакытында аңлатыла. Әмма авыл халкы белән турыдан-туры аралашу җитми. Әлеге проект нәкъ менә шуны исәпкә алып эшләнгән, - дип ассызыклады Таһир Галимҗан улы.
- Без кече бизнес вәкилләренә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләренә аларның нинди ярдәм формалары булуын, нинди консультацияләр алып булуын һәм нинди заманча технологияләрне кулланырга мөмкин булуын белсеннәр өчен хәбәр итәргә тиеш, - дип өстәде ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.
Шуңа күрә әлеге программаны гамәлгә ашыруга китапханәләр дә җәлеп ителә. Алар ЗУМ формасында дәресләр өчен төп мәйданчык булачак. Китапханәләр күргәзмә әсбаплар белән җиһазландырылачак, авыл хуҗалыгы тематикасына әдәбият белән өстәмә комплектлау мөмкинлеге алачак. Укуларны атнага бер тапкыр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе уздырачак. Билгеле бер теманы сайлап, белгечләр бу юнәлештә теләгәннәрне һәм инде эшләүчеләрне дә чакырачак. Алар белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр, эшне нәрсәдән башларга, нинди программаларда катнашырга уңайлы булачак һ.б. Темалар төрле: балык үрчетү, бакчачылык, умартачылык, гөмбә һәм җиләк-җимеш үстерү, терлекчелек, халык кәсепләре...
Хәзер сезнең алда торган төп бурыч белем бирү программасын әзерләү, - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов. - Ноябрьдә дәресләргә старт бирелергә тиеш.
Җирле фермерлар, аграрийлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре агробизнеска ярдәм итү рәвешләре һәм иң яхшы гамәли технологияләрне куллану турында «Авыл яши - Авыл яши» социаль челтәрләре битләрендә мәгълүмат бирәчәк.
- Язын Әгерҗе районында зона семинар-киңәшмәсе үткәрү планлаштырыла, ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланачак. Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узачак. Моңа кадәр без әлеге пилот проектын сыйфатлы итеп эшләргә тиеш. Дөрес, авыллар картая, аларда яшьләр юк диярлек. Әмма авылларда урта яшьтәге хезмәткә сәләтле халык кала әле. Аларга төп игътибарны юнәлтергә кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев.
Касай авылында яшәүче Алмаз Солтанов берничә ел дәвамында фермер эшчәнлеге алып бара. / Фото М.Ягъфәрова