Концерт программасы бәйрәм темасы буенча төзелде
Барҗы-Омгада һәм Барҗы-Пельгада Халыклар бердәмлеге көненә зур концерт булды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бу патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм Россиянең күпмилләтле халкы хаклы рәвештә горурлана торган уртак максатлар тирәсендә берләшү бәйрәме. Бу Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык бәйрәме.
Концертның бөтен программасы бәйрәм темасы буенча төзелгән иде.
Биредә рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә патриотик җырлар яңгырады, дип хәбәр итә авыл халкы.