“Безнең йорт - Татарстан” этномәдәни фестиваленә йомгак ясалды
3 ноябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестивалендә катнаштылар. Бу хакта Әгерҗе шәһәренең Үзәк китапханәсе хәбәр итә.
Методика-оештыру бүлеге мөдире Гатауллина Алсу Равилевна Татарстан Республикасы бюджетыннан "Перспектива" номинациясендә ТР дәүләт мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә грант алуга конкурс сертификаты белән бүләкләнде.