Боеприпаслар шартлату юлы белән урында юк ителде
3 ноябрьдә район администрациясенә "Кече Пурга" нефть-газ-патруль хезмәте идарәсе җитәкчесеннән "Октябрьнең 50 еллыгы" СНТ территориясе янындагы куаклыклардан нефть үткәргечнең саклау зонасын чистарту эшләрен үткәрү барышында артиллерия снарядларына охшаган 5 әйбер табылуы турында хәбәр ителде. Бу хакта "Әгерҗе шәһәре" МБ башкарма комитеты хәбәр итә.
Табылу урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре чакырылды. Яр Чаллыдан килгән саперлар тарафыннан тагын өч снаряд табылды.
Барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, сугыш кирәк-яраклары шартлату юлы белән юк ителгән.