Укучылар Казандагы «Лицей-инженер үзәгендә» булдылар
Әгерҗе районында инженерлык юнәлешендә уку төркемнәре ачу планлаштырыла. Бүген укучылар Казандагы “Лицей-инженер үзәгендә” булдылар.
Бу хакта үзенең ТГ-каналында район башлыгы Ленар Нургаянов хәбәр итте.
Бүген Әгерҗе районы укучылары Казанда Совет районының “Лицей-инженерлык үзәге”ндә булдылар.
Биредә XXI гасыр таләпләренә җавап бирә торган белемгә, күнекмәләргә, шәхси сыйфатларга һәм компетенцияләргә ия инженерлык кадрлары әзерләүгә нигез салына. Үзәк җитәкчесе - якташыбыз, Касаево авылында туып-үскән Хәйретдинова Венера Кашбиевна.
Мондый тәҗрибә алмашуны бәһасез дип саныйм! Киләчәктә Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәпләре базасында инженерлык юнәлешендә уку төркемнәре ачарга ниятлибез. Без бергәләп балаларыбыз өчен яхшы шартлар булдыра алырбыз дип ышанам, - диде Ленар Фәридович.