Әгерҗе районы өчен әһәмиятле вакыйга
Бүген үзәкнең тантаналы ачылышы булды. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашында узган чара Әгерҗе Яшьләр үзәге базасында узды.
Фойеда волонтерлар эшләгән берничә интерактив мәйданчык оештырылган иде. Алар арасында - Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәмгә волонтерлык хәрәкәте эше.
Министр бу эшнең мөһимлеген һәм әһәмиятен ассызыклады.
“Бу яшь буынның җитлеккәнлеге һәм аның файдалы булу теләге турында сөйли”, - диде Ринат Садыйков.
«Игелекле булу. Үзәк Әгерҗе районы өчен әһәмиятле вакыйга. Бу - иҗади инициативаларны үстерү, мәдәни мирасны саклау һәм, әлбәттә инде, район территориясендә ирекле волонтерлык кебек юнәлешләрне үстерү өчен яңа этәргеч булачак”, - диде район башлыгы Ленар Нургаянов.
Бу хакта киңрәк материал әзерләнә. Безнең яңалыкларны күзәтегез