Әгерҗе хоккейчылары кичә Алабугада уйнады

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Нургаянов балаларга ярдәм итәргә шәхсән үзе килде


Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов шәхсән үзе ТР хоккей федерациясе призына турнирда яшь хоккейчыларга ярдәм итәргә килде. Бу хакта җитәкченең телеграм-каналында хәбәр ителә.

"Алабугага ТР хоккей федерациясе призына турнирга килдем. Әгерҗе районы данын 8-9 яшьлек тренер Гарифуллин Әсхәт Наил улы җитәкчелегендә бозда саклый. Көчле, олыларча, лаеклы уйныйлар. Чистай һәм Алабуга командалары белән көч сынашасы бар. Ышанам, егетләребез яхшы уен күрсәтерләр!", - дип язды Ленар Фәридович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International