17 очрак - җибәрелгән
Бүген район хакимиятендә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Гөлназ Җәметова хәбәр итә.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников сүзләренчә, бүгенге көндә онкология буенча диспансер хисабында 721 кеше тора.
Быел 106 исәпкә алынган, шуларның 17 очрагы - җибәрелгән.
Шуңа бәйле рәвештә, халыкка диспансеризация узу кирәклеген искә төшерәбез. Башлангыч стадияләрдә күп кенә авырулар берничек тә күренми. Аларны заманча диагностика методлары ярдәмендә генә табарга мөмкин. Даими диспансеризация нормадан тайпылышлар күрергә, авыруны иртә стадиядә тотарга мөмкинлек бирә.
Исегездә тотыгыз: сәламәтлекне контрольдә тоту безнең үзебез өчен, якыннарыбыз өчен кирәк.
Белешмәләр өчен телефон - 26922.
.jpg)