Барлык документлар рәсми сайтта урнаштырылган
Бүген район башлыгы Ленар Нургаянов Әгерҗе муниципаль районы Советының XXII утырышын үткәрде. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
1. 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Әгерҗе муниципаль районы бюджеты проекты турында.
2. «2023 елга, 2024-2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советының 15.12.2022 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. «Әгерҗе муниципаль районында вакантлы идарәчелек Вазыйфаларын һәм муниципаль хезмәт Вазыйфаларын биләү өчен кадрлар резервын формалаштыру комиссиясе турында» Әгерҗе муниципаль районы Советының 2014 елның 09 апрелендәге 32-4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү хакында» 2016 елның 11 апрелендәге 8-4 номерлы карарын үз көчен югалткан дип тану турында, шулай ук Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру хакында»
5. Әгерҗе муниципаль районы Советының 2018 елның 20 августындагы 29-2 номерлы карары белән расланган Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
6. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
7. Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында.
Билгеләп үтелгәнчә, барлык оператив мәгълүмат район хакимиятенең телеграм-каналында урнаштырылган, барлык норматив-хокукый актлар белән сез Әгерҗе муниципаль районының рәсми сайтында таныша аласыз.