16 ноябрьдә 14:00 дән 17:00 гә кадәр Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәвенә алу белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, шуны белергә була:
Төзелә торган йортта фатир сатып алганда нәрсәләр белергә кирәк?
- Төзүче сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Өлешле катнашу килешүе төшенчәсе һәм аны теркәү өчен нинди документлар кирәк?
Өлешләп катнашу шартнамәсен теркәгәннән соң, милек хокукын теркәп була һ.б.
Казанда шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында "Гражданнар мөрәҗәгатьләре" - "кайнар линия" бүлегендә бастырылган.
Иң популяр сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
Шалтыратыгыз, #РосреестрНаСвязи
#Росреестру15лет #МыТамГдеЛюди #15летВместе