Әгерҗе шәһәрендә “КВН” яшьләр командалары фестивале узды

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Фестиваль барышында катнашучылар тамашачыларга күп кенә якты һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте


18 ноябрь көнне Әгерҗедә "КВН" яшьләр командалары фестивале булып узды. Анда 4 команда көч сынашты. Фестиваль гадәттәгечә 2 конкурстан торды:
сәламләү, яки КВНщиклар аны ничек атыйлар - "Визитка" һәм "Разминка" конкурсы.

Фестиваль барышында катнашучылар тамашачыларга күп кенә якты һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Уен нәтиҗәләре буенча, жюри Фестиваль Гран-при иясе итеп сайланды. Ул "Вумен момент" командасы булды.

Калган урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Әгерҗе РЭСы, 2 урын - Әгерҗе лимонады, 3 урын - “Кэш би”.

Иң яхшы актер дип Динар Баһадирев танылды, иң яхшы актриса дип Полина Камаева танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International