Чарада катнашучылар 3 командага бүленделәр
1 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары өчен Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “БитУм” интеллектуаль-күңел ачу уены оештырылды. Әлеге чараның максаты яшьләрнең Татарстан тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуын арттыру, шулай ук яшь буынны патриотик тәрбияләү иде.
Чарада катнашучылар 3 командага бүленделәр. Уен җиде раундны үз эченә алды, аларның һәркайсында Татарстан турында төрле темаларга сораулар бар иде. Укучыларга сорауларга җавап бирү өчен республика тарихын, аның географиясен, легендаларын һәм гореф-гадәтләрен, Татарстан мәдәниятен һәм башкаларны искә төшерергә туры килде.
"БитУм" уены катнашучылар өчен үз белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтү, туган як турында яңа нәрсәләр белү, шулай ук бик күп уңай хис-кичерешләр алу мөмкинлеге булды.