Чара 24 ноябрьдә узачак
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы укучылары алдагы бәйрәмгә нинди дә булса мәдәни-ял чаралары үткәреләчәкме, дип сорау бирәләр.
Сорауга Әгерҗе шәһәре Мәдәният йортында болай дип җавап бирделәр:
- 26 ноябрьдә (ноябрьнең соңгы якшәмбесе) Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бу җомгада - 24 ноябрьдә Әгерҗедә традицион бәйрәм концерты планлаштырылган. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чаралар турында тулы мәгълүматны 2-26-47 номеры буенча алырга мөмкин.