Әзер котлау открыткаларын балалар өйләренә алып кайттылар
Яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Әгерҗе мәктәп-интернат” ДБМУ тәрбияләнүчеләре өчен Әниләр көненә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар чын күңелдән пөхтә, матур һәм якты открытка ясарга тырыштылар.
Әзер котлау открыткаларын балалар, әниләрен алдагы бәйрәм белән котлар өчен, өйләренә алып кайтып киттеләр. Мастер-класстан соң балалар башкарган эшләреннән уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.