Татарстанда яңадан кар һәм буран көтелә
Әгерҗе муниципаль районы территориясендә көрәш дәвам итә. Шәһәр һәм район территориясендә урамнарны, ишегалларын һәм тротуарларны чистартуда иртәнге 4 тән барлыгы 14 берәмлек техника һәм 32 кеше эшли, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан территориясендә яңадан кар явуы көтелә, аерым районнарда буран булырга мөмкин.
Көнбатыш, төньяк-көнбатыш җиле фаразлана, төнлә һәм иртән аның ашкынуы 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә -9 дан -14 градуска кадәр, ә көндез -7-12 градус көтелә.
"Без тылсымчылар түгел, әмма без тырышабыз! "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеген төзекләндерү кагыйдәләре турында мәгълүмат районның рәсми сайтында урнаштырылган", - диелә хәбәрдә.