Халыкара бала хокуклары көне 20 ноябрьдә билгеләп үтелә
Үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 6а сыйныфы укучылары өчен "Балалыкны яклап" хокукый сәгате үткәрелде. Халыкара бала хокукларын яклау көне 20 ноябрьдә билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы санны 1959 елда Генераль Ассамблея Бала хокуклары декларациясен кабул итте. Ә 1989 елда, шулай ук 20 ноябрьдә, бөтен илләрне балаларга яхшы тормыш тәэмин итәргә мәҗбүр итә торган бала хокуклары турында конвенция кабул ителде.
Чарага Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Айгөл Арсланова чакырылды. Ул укучыларга бала хокукларын яклаучы төп документлар турында сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Очрашу барышында балалар үз хокукларын һәм бурычларын искә алдылар, аннары китапханәче белән бергә төрле тормыш ситуацияләрен тикшерделәр, анда "Баланың бу ситуацияләрдә хокуклары бозыламы?" дигән сорауга җавап табарга кирәк иде.